Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр социаль хезмәтләр алучылар өчен «Шүрәле» әкиятен театральләштерделәр.
Быел март аенда VI Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» старт алды. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган һәм халык сәнгать һөнәрләрен, декоратив-гамәли иҗатны популярлаштыруга, милли колоритның уникальлегенә һәм Татарстан Республикасында һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, үзенчәлеген саклауга ярдәм итәргә тиеш.
В связи с многочисленными обращениями работников предприятий и организаций Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан сообщает.
26 апрельдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, психологы һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган укучылар һәм рәсемнәр конкурсында катнаштылар.
26 апрельдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып тормышка ашырыла.
IX «Без барьеров» инвалидлар тормышы турында бөтенроссия фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана. Ул инвалидларның проблемаларына һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне «Электромонтаж» компетенциясендә «Абилимпикс» инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионатта катнашырга әзерлиләр.
«Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары Арча үзәк район китапханәсендә булдылар.
Кичә, 25 апрельдә, Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.
25 апрельдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль участокта 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр белән очрашуын оештырдылар.