«Апрель» үзәгендә учреждениенең 22 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 22 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Педагоглар «Дусларда кунакта» концерт программасын оештырдылар. Балалар яраткан әкият геройлары белән аралаштылар, биеделәр һәм җырлар җырладылар. Үзәк фойесында тәрбияләнүчеләрне трансформер каршы алды, ә мәйданчыкта теләгән һәркемгә аквагрим ясыдылар.

Чарадан соң барысы да татлы бүләкләр алдылар, әкият геройлары белән фотога төштеләр, шулай ук татлы мамык белән сыйландылар.

«Апрель» үзәге коллективы ШТТ Федерациясенә һәм аның президенты Рамил Усмановка бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International