Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Туган тел көненә багышланган чара узды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Урдала авылында «Самавыр янында» мәнфәгатьләр буенча клуб утырышы үткәрделәр. Чара Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган иде.

Очрашуның максаты – татар халкының мәдәни-тарихи мирасын, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау.

Утырышны волонтерлар һәм җирле клуб хезмәткәрләре белән берлектә үткәрделәр. Чарада өлкән яшьтәге гражданнар катнашты. Очрашу барышында Г. Тукай шигырьләре укыдылар һәм җырлар җырладылар, «Шүрәле» поэмасыннан өзек сәхнәләштерделәр. Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International