Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби кичәне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында үткәрделәр.
Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова шагыйрьнең биографиясен искә төшерде, аның әти-әнисе, укуы һәм, әлбәттә, барлык әсәрләре белән билгеле булуы турында сөйләде. Чарада катнашучыларның һәрберсе Наталья Котова әзерләгән стендтагы материал белән кызыксынып танышты. Учреждение карамагындагы Нәсимә Кәрамова белеме буенча педагог, ул «Туган авыл» шигырен укыды.
«Интернат-йортта яшәүчеләр арасында шигърият сөючеләр шактый, кайберләре үзләре шигырьләр яза. Без алар өчен махсус әдәби түгәрәк оештырдык», – дип сөйли Наталья Котова. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында татар һәм рус классиклары иҗатын пропагандалауга зур игътибар бирелә. Бу социаль хезмәтләр алучыларга республикада яшәүче халыкларның тарихын яхшырак белергә ярдәм итә, үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.