Тукай белән йөрәктә: «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Тукай белән йөрәктә» шигърият кичәсе үткәрде. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган.

Кичәнең программасы бик бай булды. Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм викторинада катнаштылар. Чарада катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, шагыйрьнең танылган әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Чара «Туган тел» җырын тыңлау белән тәмамланды.

Оештыручы сүзләренчә, мондый чаралар Г. Тукай әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияли, Ватанга һәм аның милли традицияләренә мәхәббәт хисе формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International