2023 елның 6 мартыннан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы һәм РФ Педагог һәм остаз елы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен VI «Театр – All Inclusive» республика балалар театр студияләре фестивале игълан ителде. Фестивальнең максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗади сәләтләрен үстерү һәм театр эшчәнлегенә җәлеп итү аша тернәкләндерүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итү.
Бүген Казанда фестивальнең көндезге этабы башланды. Фестивальнең беренче көне кысаларында яшь актерлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры остазлары-артистлары белән очраштылар. Шулай ук театр музее буенча экскурсия оештырылды.
«Мондый иҗади чараларда мин үземне ышанычлырак хис итә башлыйм. Театр минем өчен күңел ачу һәм көлү белән бәйле. Иртәгә мин «Муха-Цокотуха» спектаклендә черки ролен уйнаячакмын. Фестивальдән яхшы чыгыш көтәм», – дип уртаклашты Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Михаил.
27 апрельдә фестивальнең гала-концерты һәм җиңүчеләрне хөрмәтләү булачак.