Уяу булыгыз: «Шәфкать» үзәгендә профилактик дәрес узды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Уяу булыгыз!» дигән дәрес узды. Чараның максатлары гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда карар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.

Тәрбияләнүчеләр «Шартлаткыч җайланмага охшаган предметка тап булганда үз-үзеңне тоту» видеосын карадылар, дуслары өчен төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International