Теләче районы волонтерлары өлкәннәр иҗаты белән таныша

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Милли традицияләрне торгызу һәм Татарстан халыкларының рухи кыйммәтләрен ныгыту максатыннан 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре яшь волонтерлар белән берлектә үзләренең кул эшләрендә бай милли үзенчәлекне нечкә чагылдырган социаль хезмәт алучыларга барып кайттылар.

Традицион мәдәният элементы буларак чигү безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмаган. Чигү ярдәмендә уникаль әйберләр барлыкка килә, кул эше вакытында өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади потенциалы тормышка ашырыла, аларның хәле яхшыра. Матур үрнәкләр һәм чигү тарихы белән танышу балаларда зур кызыксыну уятты, аларның күзаллауларын киңәйтте. Олы яшьтәгеләр үзләренең талантларын танудан бик канәгать калдылар. Алар үзләренең активлыгы белән яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтүләренә шикләнмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International