13 майдан 27 майга кадәр Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте инвалидлар өчен «Инвалид коляскасындагы кешенең бәйсез тормышы нигезләре» дигән чираттагы уку-тернәкләндерү курсын уздырырга планлаштыра. Ул инвалидларның тормышның төрле өлкәләрендә актив эшчәнлек алып бару сәләтен торгызуга юнәлдерелгән.
Чараның дәвамлылыгы 15 көн.
Курста 2011-2019 елларда травма алган, үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм коляскада үз-үзен йөртү сәләтен саклаган, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган (умыртка баганасы җәрәхәте нәтиҗәсендә) инвалидлар катнаша ала. Катнашучыларның яше – 18 яшьтән 45 яшькә кадәр.
Тулырак мәгълүмат www.voi.ru сайтында (сылтама) һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
Шулай ук 27 апрельдә Санкт-Петербургта «Социаль учреждениеләрне дәүләти җайга салу һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре: сыйфат, куркынычсызлык, конкурентлыкка сәләтлелек һәм яңа шартларда куркынычларны минимальләштерү» темасына конференция узачак. Конференциянең бурычлары – законнардагы һәм социаль өлкәдәге агымдагы ситуацияне карау, кызыксындырган темаларны тикшерү.