«Опека» үзәге балалар өчен Әлмәтнең тарихи урыннары буенча экскурсия оештырды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

24 апрельдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар өчен Әлмәт шәһәренең тарихи урыннары һәм һәйкәлләре буенча экскурсия үткәрделәр.

Чарада балалар ел саен 18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелүен белделәр. Үткәрелгән чаралар бөтендөнья мирасының төрлелеген саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Экскурсиядә җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International