ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

3 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Яшьлек» клубы базасында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларның, 4 нче урта мәктәп укучыларының, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуын оештырдылар.

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, өстәмә медицина тикшерүе узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтүне дәвам итә.

Татарстанда хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышына багышланган рәсем конкурсы узды. Чара хәтерне саклауга, сугыш хәрәкәтләре геройларына хөрмәт һәм рәхмәт белдерүгә юнәлдерелгән.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча дидактик уен уздырдылар. Тәрбияләнүчеләр почтальон һөнәре белән якыннан таныштылар, төрле вакытта хатларның ничек җибәрелгәнен белделәр.

Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары «Мин үз илем белән горурланам» дигән рәсем конкурсында катнаштылар.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс узды.

Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна–2023» республика акциясе кысаларында Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өмә оештырылды. Чараның максаты – хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны Җиңү көне белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шеронов котлады.

Балигъ булмаганнар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры җитәкчелеге «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары өчен театрның сәхнә артына экскурсия оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International