«Демография» илкүләм проекты кысаларында 700дән артык өлкән Буа кешесе медицина учреждениесендә булды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, өстәмә медицина тикшерүе узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтүне дәвам итә.

Чаралар комплекслы үзәкнең автотранспортында башкарыла. Автомобильнең махсус версиясе аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир машинага коляскада керә ала.

Быел медицина учреждениесенә 1 700 кешене китерергә планлаштыралар. Район хастаханәсендә 700дән артык өлкән яшьтәге авыл кешесе булган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International