Балигъ булмаган бөгелмәлеләр театрның сәхнә артында булдылар

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры җитәкчелеге «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары өчен театрның сәхнә артына экскурсия оештырды.

Театр хезмәткәре катнашучыларны театр лабиринтлары буенча үткәрде. Балалар үз күзләре белән төрле чор костюмнарын, бутафорияне күрделәр. Шулай ук балигъ булмаганнар грим бүлмәсендә булдылар һәм артистларның спектакльгә ничек әзерләнүләрен белделәр. Костюмнар бүлмәсендә аларга яраткан киемнәрен киеп карарга һәм әкият герое образында булырга тәкъдим иттеләр. Күргәннәре һәм кичергәннәре балаларның күзаллауларын киңәйтеп кенә калмады, ә онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр дә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International