Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча дидактик уен уздырдылар. Тәрбияләнүчеләр почтальон һөнәре белән якыннан таныштылар, төрле вакытта хатларның ничек җибәрелгәнен белделәр.
Шулай ук балалар почтальон ролендә булдылар, дидактик уен уйнадылар. Уен барышында алар газеталарны, журналларны һәм хатларны тәртипкә китерергә тырыштылар. Уеннан соң балаларга проблемалы-эзләү хәле тәкъдим ителде – катнашучылар дусларына хатлар язарга һәм аларны почта аша җибәрергә тиеш булдылар.
Дәрес ахырында балалар почтальонның шәхси сыйфатлары һәм белеме турында сөйләделәр. Берничә тәрбияләнүче киләчәктә бу һөнәрне сайларга теләк белдерде.