ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4 майда Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде. Ул халыкның аңында Җиңү көнен бәйрәм итүнең югары әһәмиятен актуальләштерүгә, ватанпәрвәрлек хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

4 майда Җиңү көне алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә канзаши техникасында Георгий тасмасы ясау буенча мастер-класс узды.

Бүген Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне узды. Чарада адвокат Максим Самойлов, суд пристав-башкаручысы Регина Сираева катнаштылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Людмила Голубева һәм Лилия Антонова менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору кабинетында «Сугыш юллары буйлап» дигән тарихи уен-сәяхәт үткәрделәр.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүгә багышланган «Музыкаль блиндаж» музыкаль-әдәби кунакханәсендә булдылар.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова «Җиңү өчен бабайга рәхмәт» бәйрәм открыткалары ясау буенча иҗади эш оештырды. Дәрес якынлашып килүче Җиңү көненә багышланган.

Бүген 18+ инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары «Меняем мир вместе» бөтенроссия конкурсының төбәк туры кысаларында тавыш бирү нәтиҗәләрен ясадылар.

3 майда Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә әзерләнә башладылар. Тәрбиячеләр белән бергә балалар композицияләр уйлап таптылар, открыткалар кистеләр, ак торналар ясадылар, тәрәзәләрне патриотик язулар һәм рәсемнәр, хәрби техника һәм Мәңгелек ут силуэты белән бизәделәр.

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар планы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, эксперимент буларак, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүгә коммуникатив потенциалны арттыруга юнәлдерелгән кулинар мастер-класслар кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International