Җиңү көне алдыннан «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс узды.

Чара барышында балаларга Георгий тасмасы тарихы, Бөек Ватан сугышы вакытында совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр. Аннары яшь социаль хезмәтләр алучылар брошь ясауда бик теләп катнаштылар. Мастер-класс балаларның күзаллауларын киңәйтергә, гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International