Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышына багышланган рәсем конкурсы узды. Чара хәтерне саклауга, сугыш хәрәкәтләре геройларына хөрмәт һәм рәхмәт белдерүгә юнәлдерелгән.
Социаль хезмәтләр алучыларга Бөек Җиңүгә, Ватанны саклаган геройларга багышланган рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Иҗади эш әтиләренең, бабаларының, туганнарының һәм якыннарының батырлыклары турында истәлекләр белән озата барылды. Ахырда катнашучылар үзләренең рәсемнәре, хикәяләре белән уртаклаштылар.
Чарада сигез кеше катнашты.