«Изгелек» үзәге хезмәткәрләренең балалары рәсем конкурсында катнаштылар

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары «Мин үз илем белән горурланам» дигән рәсем конкурсында катнаштылар.

Конкурсның максаты – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, яшьләрдә милли бердәмлек хисе формалаштыру. Катнашучыларның яше 4 яшьтән 12 яшькә кадәр иде.

Коллективның гомуми җыелышында эшләр күргәзмәсе оештырылды, анда барысы да яшь рәссамнарның эшләрен бәяли алды. Барлык рәсемнәр дә илһам һәм туган илгә мәхәббәт белән тулы иде. Профсоюз оешмасы «Изгелек» үзәге исеменнән балалары конкурста катнашкан хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде һәм аларга бүләк сертификатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International