Спас интернат-йортында тыл хезмәтчәннәре котлаулар кабул итә

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны Җиңү көне белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Михаил Шеронов котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов исеменнән ул тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Николай Ереминга, Рафидә Нургалиевага, Ниса Нәсыйбуллинага, Татьяна Сахаровага открыткалар һәм бүләкләр тапшырды.

Олы яшьтәге кешеләр күз яшьләре белән сугышның авыр көннәре, сугыштан соңгы авырлыклар турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Тыл хезмәтчәннәре кунакка күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International