«Кама таңнары» социаль приюты «Эковесна–2023» акциясендә катнаша

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна–2023» республика акциясе кысаларында Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өмә оештырылды. Чараның максаты – хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.

Балалар һәм өлкәннәр чүп-чарны җыештырдылар, чәчәк бакчаларын төзекләндерделәр, койма буендагы территорияне чистарттылар. Бергә эшләү чарада катнашучыларны тагын да ныграк берләштерде һәм һәркемгә зур рәхәтлек китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International