3 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Яшьлек» клубы базасында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларның, 4 нче урта мәктәп укучыларының, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуын оештырдылар.
Видеоролик караганнан соң, балаларны һәм чакырылган кунакларны «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге җитәкчесе Алексей Алексеев сәламләде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларга үзләренең хәрби тәҗрибәләре, авыр сынаулар, яралары, Ватаннан еракта үткәргән вакытлары, сугышчының тормышы һәм хезмәте турында сөйләделәр. Кунакларның сугыш көннәре турындагы хатирәләре балаларның йөрәкләренә үтеп керде.
Сугышчылар сугышчан иптәшләренең фотоларын күрсәттеләр, хәрбиләрнең илнең төрле почмакларыннан балалардан килгән хатлар алганда нинди хисләр кичергәнен сөйләделәр. Шулай ук балалар ни өчен армиядә хезмәт итәргә кирәклеген, Ватан һәм үз халкың алдындагы бурычның нәрсә икәнен белделәр.
Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Георгий тасмалары тапшырылды, ә яшүсмерләр чын геройлардан үгет-нәсихәт сүзләре алды.