Татарстанда 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Татарстанда хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Соңгы биш елда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны өч тапкырдан артык кимеде», – диде ул. 2018 елда республикада 46 381 ветеран яшәгән. Быелның 25 апреленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 59 инвалид һәм 172 Бөек Ватан сугышында катнашучы, шулай ук гамәлдәге армия составына кермәгән 68 сугышта катнашучы исәпләнә, дип билгеләп үтте министр.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан республикада «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән 95 кеше, 102 элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, 10 218 тыл хезмәтчәннәре, 1 614 инвалид һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары, бер үк вакытта ике категориягә караган 1 949 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International