Өлкәннәр белән сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Лениногорскның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күңелле стартлар оештырды. Чара «Язгы игелек атнасы» акциясе һәм «Спортчы Татарстан» акциясе кысаларында уздырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Хәтерлибез, горурланабыз!» акциясен үткәрде. Акциядә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте отряды волонтерлары катнашты.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина спорт бәйрәме оештырды. Чараның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга юнәлтү.
Ел саен Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган хезмәт десанты оештырыла.
Шушы көннәрдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагоглар Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Рамил Дәүләтшин белән очрашу оештырдылар. Ул балаларның сорауларына бик киң һәм кызыклы итеп җавап бирде.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара узды.
4 майда Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветеринария клиникасына бардылар. Чара кысаларында балалар ветеринария табибы һөнәре белән таныштылар.
4 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында Махсус Олимпиада кысаларында көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен саф һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Бүген, Җиңү көне алдыннан, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлегеннән «көмеш» волонтерлар Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм концерт программасын бүләк иттеләр. «Атлантида» хатын-кызлар клубының вокаль төркеме һәм Александр һәм Вера Скурихинылар тамашачыларны матур җырлары, җирле шагыйрьләрнең күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән сөендерде.
4 майда Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде. Ул халыкның аңында Җиңү көнен бәйрәм итүнең югары әһәмиятен актуальләштерүгә, ватанпәрвәрлек хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.