Буа интернат-йортында яшәүчеләргә Инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне турында сөйләделәр

2023 елның 5 мае, җомга

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара узды.

Социаль хезмәтләр алучылар бу датаның тарихы турында белделәр, аларга тематик белешмәләр тараттылар. Чараның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җәмгыятьнең барлык әгъзалары белән тигез хокуклар алырга хаклылыгын искәртү.

«Инвалидлар һәркем кебек үк хокукларга ия, нормаль һәм тулы тормыш белән яшәргә хокуклы», – дип йомгаклады чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International