Бүген, Җиңү көне алдыннан, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлегеннән «көмеш» волонтерлар Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм концерт программасын бүләк иттеләр. «Атлантида» хатын-кызлар клубының вокаль төркеме һәм Александр һәм Вера Скурихинылар тамашачыларны матур җырлары, җирле шагыйрьләрнең күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән сөендерде.
Концертка интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде. Барысы да искиткеч концерттан энергия алдылар һәм җавап итеп артистларга көчле алкышлар һәм рәхмәт сүзләре бүләк иттеләр.
Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр өчен мәдәни-ял итү чарасын ТР буенча РСФ клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова оештырды. Очрашу барлык катнашучыларга яхшы кәеф һәм аралашу шатлыгы бүләк итте.