Шушы көннәрдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагоглар Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Рамил Дәүләтшин белән очрашу оештырдылар. Ул балаларның сорауларына бик киң һәм кызыклы итеп җавап бирде.
Кунак кызыклы әңгәмәдәш кенә түгел, талантлы кеше дә булып чыкты. Рамил Дәүләтшин «Виват Шурави» иҗат төркеме җитәкчесе һәм Әфганстан турында күп җырлар авторы-башкаручысы. Ул Әфганстан турында җырлар, хәрби җырлар, шулай ук үз иҗаты әсәрләрен башкарды.
Педагоглар Рамил Әсхәт улына балалар куллары белән ясалган бүләкләр бүләк иттеләр.