Өлкәннәр белән сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Лениногорскның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күңелле стартлар оештырды. Чара «Язгы игелек атнасы» акциясе һәм «Спортчы Татарстан» акциясе кысаларында уздырылды.
Турнир башланыр алдыннан барлык катнашучылар ике командага бүленде. Алар эстафетада зур кызыксыну белән катнаштылар, боулинг уйнадылар. Социаль хезмәт алучылар күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп вакыт үткәрделәр.