4 майда Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде. Ул халыкның аңында Җиңү көнен бәйрәм итүнең югары әһәмиятен актуальләштерүгә, ватанпәрвәрлек хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Чара барышында шәһәр халкын Җиңү көне белән котладылар һәм Георгий тасмалары тапшырдылар. Шулай ук комплекслы үзәк хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.