«Астра»да Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелде

2023 елның 5 мае, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина спорт бәйрәме оештырды. Чараның максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау белән бәйле проблемаларга юнәлтү.

Белгеч асфальтта рәсемнәр конкурсы, танып белү викторинасы, Махсус Олимпиада программасы кысаларында спорт эстафетасы һәм актив уен үткәрде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар. Шулай ук балаларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International