ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында бәйрәм концерт программасы узды. Чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, актив озын гомерлелек мәктәбе вәкилләре, өлкән яшьтәге чакырылган кунаклар катнашты.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Җиңү көненә багышланган.

Буа муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы социаль хезмәтләр алучылар өчен Җиңү көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырды.

«Георгий тасмасы» акциясенә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә социаль хезмәтләр алучылар алдан ук үзләре тасмалар ясаганнар иде.

4 май көнне Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре «Без төрле, әмма хокукларыбыз тигез!» дигән темага дәрес үткәрделәр.

Яшел Үзән шәһәрендә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында виброплатформада дәресләр технологиясе гамәлгә кертелде. Технология түбәндәге авырулары булган балаларга юнәлдерелгән: балалар церебраль параличы, сколиоз, мускул тонусы бозылу, травмадан соң хәл, симерү.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага тапшырдылар.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 9 май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Кукмара районында Инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына консультацияләр бирделәр. Социаль эш буенча белгеч чарада катнашучыларны РФ Конституциясе, Бала хокуклары турында конвенция белән таныштырды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең илнең барлык гражданнары белән тигез хокуклары барлыгы турында сөйләде.

Инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чараларны оештыру кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең хокуклар һәм мөмкинлекләр» дигән әңгәмә уздырылды. Чарада инвалид балаларның әти-әниләре һәм аларның законлы вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International