«Астра» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт десанты эше

2023 елның 5 мае, җомга

Ел саен Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган хезмәт десанты оештырыла.

Учреждение хезмәткәрләре, белгечләре һәм тәрбияләнүчеләре коллективы апрель дәвамында үзәк территориясен, уен мәйданчыгын, янәшәдәге территорияне җыештыруга чыга. Коры үлән, чүп-чар җыялар, агачларны агарталар.

«Астра» тирәсендәге яшел зона – учреждениенең горурлыгы. Монда һәрвакыт чиста, балаларны тернәкләндерү өчен уңайлы мохит булдырылган. Сүз уңаеннан, хезмәт тәрбиясе тәрбияләнүчеләрдә төрле сәләтләрне ачыкларга мөмкинлек бирә, хезмәт белән кызыксынуны, югары иҗтимагый һәм җитештерү культурасын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International