Махсус Олимпиада кысаларында «Изгелек» үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

4 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында Махсус Олимпиада кысаларында көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен саф һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Чараның максаты асфальтта рәсем ясау кебек сәламәтләндерү эшен оештыру формаларына җәлеп итү аша физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләрнең иҗади сәләтләрен, фантазиясен үстерү.

Башта катнашучылар төрле төстәге акбурлар белән асфальтка аларның кәефен чагылдырган рәсем ясадылар. Аннары һәркем үз иҗатын тәкъдим итте. Иң яхшы рәсемнәрне ачыклаганнан соң, рәсемнәр белән бергә фотога төштеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләрдә эмоциональ күтәрелешкә ярдәм итә.

Чарада 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International