Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Хәтерлибез, горурланабыз!» акциясен үткәрде. Акциядә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте отряды волонтерлары катнашты.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече яшьләр белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарына барып кайттылар. Студент-волонтерлар «Катюша» җырын җырладылар, өлкәннәргә чәчәкләр бүләк иттеләр, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. «Преодоление» клубы яшьләре үзләре ясаган бәйрәм сувенирларын тапшырдылар.
Ветераннар бик канәгать калдылар һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.