ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова шәһәр мэриясендә узган матбугат конференциясендә катнашты. Үз чыгышы барышында ул махсус хәрби операциядә катнашкан яки аның бурычларын үтәүдә ярдәм иткән сугыш хәрәкәтләре ветераннарының «Демография» милли проекты буенча яңадан укыту уза алачагын сөйләде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырган «Туган Татарстаным» видеороликлар конкурсы 24 апрельдә старт алды. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәтләрен алучы балигъ булмаганнар катнашты.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарафиева Социаль хезмәткәр көненә багышланган танып белү дәресе үткәрде.

20 елдан артык 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә булышучы, ил буенча йөзләрчә мең хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Чара эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйларга ярдәм итәчәк. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар үзләренең карьера юлларын планлаштыра алачак. Ярминкәдә вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Бүген матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 8 июньдә Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында беренче көндезге тору бүлеге ачылуын игълан итте.

Социаль хезмәткәр көне алдыннан 6 июньдә «Восток» мәдәни-ял үзәге базасында Чистай муниципаль районының социаль өлкә хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

3 апрельдә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсына старт бирелгән иде. Конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырды.

Татарстанда бүгенге көндә өлкәннәр өчен 32 гаилә булдырылган. «Өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбиягә алган гаилә» проекты республикада 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International