«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләргә яхшылык һөнәре турында сөйләделәр

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарафиева Социаль хезмәткәр көненә багышланган танып белү дәресе үткәрде.

Тәрбияче балаларга социаль хезмәткәрнең эше турында, социаль өлкә белән бәйле һөнәрләр турында сөйләде. Балалар «Социаль хезмәткәр тормышыннан бер көн» видеосюжетын карадылар һәм социаль хезмәткәрнең игелекле йөрәкле, ярдәмчел, кешелекле, мәрхәмәтле кеше булуын белделәр.

Мондый дәресләр социаль хезмәткәр һөнәренә карата күзаллаулар формалаштыруга һәм тотрыклы кызыксынуга, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә, һөнәрләр турында белемнәрне ныгытуга, дөньякүләм күзаллауны киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International