ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 8 июньдә, Россиядә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу дата алдыннан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Социаль эш: үсеш векторлары» темасына матбугат конференциясе оештырыла. Спикер булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясый.

6 июньдә, Рус теле көнендә, Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар район паркында узган «Пушкин нон-стоп» акциясендә катнаштылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында мастер-класс үткәрделәр. Чара кул эшләнмәләренең оригиналь һәм гадәти булмаган төре – кәгазь пластикасы турында күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чара узды.

Республика оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасында XI «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды.

Дәүләт идарә университеты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы аппараты белән берлектә «Инвалид балаларга һәм алар тәрбияләнүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүне һәм социаль яклауны норматив хокукый җайга салуны камилләштерү» темасына эксперт-аналитик тикшеренү үткәрү белән бәйле рәвештә, татарстанлылар 2023 елның 15 июненә кадәр анкеталауда катнаша ала.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

6 июньдә Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар бүлеге тәрбиячесе Гөлзәйнәп Ганиева Рус теле көненә багышланган чара үткәрде. Балаларны бу датаның барлыкка килү тарихы белән таныштыралар, балалар шигырьләр укыдылар, үзләре дүрт юллык шигырьләр язарга тырыштылар.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 35 372 берәмлекне тәшкил итә.

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан гамәлгә кертелгән «Синең өчен җырлыйм!» инновацион социаль технологиясе популярлаша бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International