ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2023 ел
җомга

8 июньдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Светлана Филиппова танып белү сәгате үткәрде. Балалар социаль хезмәтнең эше нәрсәдә, халыкның нинди категориясе кайгыртуга мохтаҗ, социаль хезмәткәрләр нинди ярдәм күрсәтә, социаль профильгә нинди һөнәрләр кертелгән икәнен белделәр.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды. Аны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатып йөрде.

8 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегенә визиты кысаларында тармак белгечләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Яр Чаллыда 23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. «КАМАЗ» мәдәният йортында дәгъвачыларга 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.

Горки-Әмәт урманында бүген сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен «Бәхет белән ярышып» велосипед ярышы узды. Катнашучылар биеделәр һәм күңелле итеп вакыт үткәрделәр, уңай энергия заряды, медальләр алдылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Бүген, Социаль хезмәткәр көнендә, Лаеш муниципаль районында район башлыгы Илдус Зарипов һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашында чара узды.

«Социаль хезмәткәрнең хезмәте үзенчәлекле: сез һәрвакыт авыр тормыш хәлендә калганнар белән янәшә барасыз. Сезнең һөнәрегездә шәфкатьлелек, җан җылысы һәм дәүләтнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләр турында кайгырту кебек сыйфатларга ия булмаган кешене күз алдына китерү мөмкин түгел», – диелә котлауда.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан Спас районының иң яхшы социаль хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Надежда Шеронова катнашты.

Бүген, 8 июньдә, социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасында социаль тармакта эшләүгә берничә дистә ел багышлаган белгечләр шактый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International