Министр Эльмира Зарипованың Социаль хезмәткәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

20 елдан артык 8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Бу авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә булышучы, ил буенча йөзләрчә мең хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме.

Татарстан Республикасының социаль тармагында 9,5 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Көн саен алар күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр. Ел саен социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 18 мең татарстанлы файдалана. Республикада 114 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли.

Ел саен социаль эш формалары камилләшә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектры, сыйфаты һәм үтемлелеге киңәйә. «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы», «Актив озын гомерлелек», «Социаль контракт», «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә», «Иртә ярдәм» – бу һәм башка проектлар дәүләт ярдәменә һәм игътибарына аеруча мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Әлеге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру квалификацияле социаль тармак хезмәткәрләре командасы булмаса мөмкин булмас иде. Мондый катлаулы, әмма шул ук вакытта мөһим һөнәр игелек, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек кебек махсус әхлакый сыйфатлар таләп итә. Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесенә профессиональ ярдәм генә түгел, ә гади игътибар, аралашу да кирәк.

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Эшегез шатлык китерсен һәм һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачсын. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, алдагы казанышлар өчен дәрт һәм илһам телим.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

Видеокотлау​ >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International