Бүген матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 8 июньдә Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында беренче көндезге тору бүлеге ачылуын игълан итте.
Көндезге тору бүлеге Казан ш., К. Тинчурин ур., 3б адресы буенча урнашкан. Ике катлы бина 60 урынга исәпләнгән, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү һәм йөрү өчен әйләндереп алынган төзекләндерелгән үз территориясе бар. Көндезге тору бүлеге ике сменада эшли.
Татарстан Республикасында тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 2020 елдан көндезге тору бүлекләре (төркемнәре) ачыла башлады. Аларның эшчәнлеге психик тайпылышлы кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне җиңүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
2020 елда көндезге тору бүлекләрендә 159 кеше социаль хезмәтләр алган. Быелның 1 маена Татарстанда яшәүче 913 кешегә хезмәт күрсәтелгән.