Татарстанлылар Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакырыла

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Чара эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйларга ярдәм итәчәк. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар үзләренең карьера юлларын планлаштыра алачак. Ярминкәдә вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе өч мәйданчыкта узачак:

- Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 69 йорт («Горки-Әмәт урманы» паркы), мәгълүмат алу өчен тел.: 8 917 395 45 74;

- Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 (22/01) («КАМАЗ» мәдәният сарае), мәгълүмат алу өчен тел.: 8 917 270 08 94.

Үткәрү программасы >>;

- Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары, 7/2 йорт («Ковер» яшьләр инициативалар үзәге), мәгълүмат алу өчен тел.: 8 917 884 25 55, (8555) 41-69-23.

Үткәрү программасы >>.

Чарада катнашу бушлай. Эшкә урнаштыру ярминкәсенә катнашу өчен гаризаны сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://trudvsem.ru/job_fair#form. Күрсәтелгән электрон почтага чакыру җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International