Кадерле дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Илебездә социаль яклау системасы үз тарихын 1701 елның 8 июненнән башлый. Бу көнне Петр I Россия империясендә беренче социаль яклау учреждениеләрен ачу турында указга кул куя. 300 елдан соң Президент Владимир Путин Указы белән безнең һөнәри бәйрәм булдырылды, ул без беренче тапкыр 2001 елның 8 июнендә билгеләп үтелде.
Бүген бу ярты миллион cоциаль хезмәткәр, белгечләр, медицина хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре өчен бәйрәм. Бу бәйрәмне социаль яклау бүлекчәләрендә эшләүчеләр дә уртаклаша, алар социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр.
Дуслар! Сез көн саен тормыш авырлыклары белән очрашкан кешеләргә булышасыз.
Җәмгыятьтә социаль гаделлек, башкаларның бәла-казаларына карата шәфкатьлелек сорала. Җәмгыять үсеше социаль өлкәгә таләпләрне дә үзгәртә. Бу социаль яклау системасын да үзгәртә. Күп кенә проектлар актив озын гомерлелекне үстерүгә юнәлдерелгән. Озак вакыт карауның милли системасы формалаша, инвалидларны комплекслы тернәкләндерү үсеш ала.
Бүгенге көннең төп бурычы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү.
Яңа алымнарга һәм бурычларга карамастан, сезнең игътибарыгыз, ярдәмчеллегегез, югары профессионализмыгыз һәм үз эшегезгә чиксез мәхәббәтегез үзгәрешсез кала.
Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезгә авыр, әмма чын мәгънәсендә игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга игелек, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков