Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау буенча иң яхшы программага конкурска йомгак ясалды

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

3 апрельдә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсына старт бирелгән иде. Конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә оештырды.

Майда чарага йомгак ясалды. Конкурста республиканың 37 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашты. Конкурска 39 гариза килеп иреште.

«Җаваплы ата-аналыкны формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне иртә профилактикалау» номинациясендә 43 эш тәкъдим ителде:

1 урын – «Гаилә түгәрәге» программасы белән Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

2 урын – «Золымсыз тормыш» программасы белән Лаеш районындагы «Алтын көз» ХСХККҮ;

3 урын – «Көч кулланусыз йорт» программасы белән Менделеевск районындагы «Өмет яры» ХСХККҮ.

«Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим тәртибен профилактикалау» номинациясендә 12 социаль программа тәкъдим ителде:

1 урын – «Һәркем мөһим» программасы белән Казандагы ХСХККҮ;

2 урын – «Гаиләдә көч куллануны профилактикалау» программасы белән Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – «Парус» программасы белән Минзәлә районындагы ХСХККҮ.

«Мәрхәмәтсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү» номинациясендә 9 социаль программа тәкъдим ителде:

1 урын – «Үзеңне саклап» программасы белән Казандагы ХСХККҮ;

2 урын – «Мин тормышны сайлыйм» программасы белән Түбән Кама районындагы «Шәфкать» ХСХККҮ;

3 урын – «Яшәү ничек шәп» программасы белән Питрәч районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

Иң яхшы программалар иң яхшы эшләр җыентыгына кертеләчәк һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге сайтында инновацион технологияләр банкында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International