«Туган Татарстаным» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырган «Туган Татарстаным» видеороликлар конкурсы 24 апрельдә старт алды. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль хезмәтләрен алучы балигъ булмаганнар катнашты.

Конкурсны оештыручылар Татарстан Республикасына, аның истәлекле урыннарына, мәдәни кыйммәтләренә һәм табигатенә сакчыл мөнәсәбәт турында видеороликлар төшерү аша балигъ булмаганнарның патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү бурычын куйдылар.

Татарстанның төрле районнарыннан балалар 76 ролик төшерделәр, туган якның истәлекле урыннарын, шәһәрләрен һәм поселокларын көтелмәгән яктан күрсәттеләр. Аларны карап, конкурс комиссиясе әгъзалары Татарстан буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар һәм төрле торак пунктлар турында кызыклы фактлар белделәр.

«10 яшьтән 13 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы видеоролик» номинациясендә 40 видеоролик бәяләнде:

1 урын – Ярослава Сафонова;

2 урын – Людмила Никитенко;

3 урын – Вячеслав Пономаренко.

«14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы видеоролик» номинациясендә 36 видеоролик тәкъдим ителгән иде:

1 урын – Дина Ермолаева;

2 урын – Гүзәл Гыйләҗиева;

3 урын – Данис Галанский.

Кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнделәр:

- Данис Гайсин;

- Диана Давлеева;

- Матвей Зайцев;

- Юлия Ильина;

- Алмаз Сабирҗанов.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазлар рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International