Социаль хезмәткәр көне алдыннан 6 июньдә «Восток» мәдәни-ял үзәге базасында Чистай муниципаль районының социаль өлкә хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Чарада Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, район социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова, Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Татарстан Республика профсоюз оешмасы вәкилләре Ольга Лазарева һәм Вера Белова–Реутина, социаль тармак ветераннары Татьяна Шведчикова, Нина Усанова, социаль партнерлар, социаль оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләренең намуслы хезмәте Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Чистай муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән учреждениенең шәфкать туташы Ирина Капитонова билгеләп үтелде.
«Восток» мәдәни-ял үзәгенең иҗади коллективы кунакларга бәйрәм концерт программасын бүләк итте.