Эльмира Зарипова: Ел саен 35ләп өлкән яшьтәге татарстанлы аларны тәрбиягә алган гаиләләрдә яши

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстанда бүгенге көндә өлкәннәр өчен 32 гаилә булдырылган. «Өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбиягә алган гаилә» проекты республикада 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Ел саен 30–35 өлкән кеше тәрбиягә алынган гаиләләрдә яши. Опекуннар өлкән кешенең торышына карап 6 меңнән 10 мең сумга кадәр акча ала», – диде спикер.

Ул Татарстанда барлыгы 9,6 мең социаль хезмәткәр эшли, алар 1,5 млн кешегә ярдәм итә, дип өстәде. Көн саен алар күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр. Республикада 114 дәүләт социаль учреждение эшли.

Татарстанда 2019 елдан «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла. Социаль хезмәтләр өлкәннәргә һәм инвалидларга кайгыртуга мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә.

Моннан тыш, өлкәннәр һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләр кертелгән.

Фото авторы: Михаил Захаров / «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International