Бүген Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә очрашу узды, анда сукырларга киңлектә ориентлашырга ярдәм итүче җайланма проекты тәкъдим ителде.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Минзәләнең 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган ««Игелек тартмасы» акциясендә актив катнаштылар.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге тору бүлегендә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау акциясе уздырдылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Республикада өлкәннәр декадасы бара, шуңа күрә ведомство башлыгы беренче чиратта интернат-йортта яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады, аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.
29 сентябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы узды. Аны тәрбиячеләр Гөлшат Җәббарова, Елена Зверева, Наталья Корнева һәм Алексей Шатков үткәрде.
«Игелек кафедрасы» проектын тормышка ашыру кысаларында, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балаларны спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.
29 сентябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә учреждениенең юбилеена багышланган чара узды.
Һөнәри юнәлеш бирү һәм балигъ булмаганнарны тимер юл һөнәрләре белән таныштыру максатыннан чараны социаль эш буенча белгечләр Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина оештырды.