«Кайгырту» социаль приютында бәйрәм чарасы уздырылды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

29 сентябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы узды. Аны тәрбиячеләр Гөлшат Җәббарова, Елена Зверева, Наталья Корнева һәм Алексей Шатков үткәрде.

Чарага «көмеш» волонтерларны, тармак ветераннарын, тәрбияләнүчеләрнең әби-бабайларын чакырдылар. Очрашу үзе тәрбияләнүчеләрдә гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре белән кызыксыну уятуга, өлкән буынга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүгә, иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Җыелганнарга җылы котлаулар белән учреждение җитәкчесе Елена Богомолова мөрәҗәгать итте. Яшь артистлар кунакларны дәртләндергеч биюләр белән сөендерде. Шулай ук балалар әби-бабайлары белән төрле конкурсларда катнашты. Приютта тәрбияләнүчеләр «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр.

Олы яшьтәгеләр уңай эмоцияләр һәм истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International