26 сентябрьдә Бөгелмә шәһәренең «СТМ-Сервис» ҖЧҖ Куйбышев сервис идарәсе филиалының сервис локомотив депосында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучысы өчен экскурсия узды. Һөнәри юнәлеш бирү һәм балигъ булмаганнарны тимер юл һөнәрләре белән таныштыру максатыннан чараны социаль эш буенча белгечләр Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина оештырды.
Экскурсия куркынычсызлык техникасы буенча инструктаждан башланды. Балаларны локомотивларны ремонтлау буенча директор урынбасары Руслан Камалов җылы каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Экскурсиядә катнашучылар ремонт һәм хезмәт күрсәтү цехларында булдылар, махсус аппаратларны һәм механизмнарны карадылар. Балалар депода нинди һөнәрләр кирәклеген, нинди уку йортларында әлеге предприятиедә эшләү өчен белгечләр әзерләүләрен белделәр.