Минзәләдә «Игелек тартмасы» мәктәп акциясе оештырылды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Минзәләнең 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган ««Игелек тартмасы» акциясендә актив катнаштылар.

Балалар һәм ата-аналар тартмаларга иң кирәкле әйберләр салдылар: тәм-томнар, җылы оклар, сөлгеләр, сабын, чәй, ярмалар һ. б. Мондый тартмаларны ата-аналар комитеты вәкилләре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә тапшырдылар.

Хәйрия ярдәме социаль хезмәтләр алучы 43 ялгыз өлкән яшьтәге гражданга һәм инвалидларга таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International