Эльмира Зарипованың өлкәннәр декадасы кысаларында беренче визиты Алабуга интернат-йортына булды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Республикада өлкәннәр декадасы бара, шуңа күрә ведомство башлыгы беренче чиратта интернат-йортта яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады, аларга сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.

Эльмира Зарипова учреждение эше белән танышты, хезмәт терапиясе кабинетында, кышкы бакчада, намаз бүлмәсендә, тоз бүлмәсендә узган дәресләрдә булды. Министр шулай ук учреждение территориясен карады, социаль хезмәтләр алучылар белән сөйләште.

Социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-медицина эше чаралары планы язылган мәгълүмати стендка Эльмира Зарипова аерым игътибар бирде. Анда беренче катта яшәүче кешеләр исемлеге, гигиена процедуралары, даими контроль таләп итүче авырулар күрсәтелгән. Өлкән шәфкать туташы Валентина Недопекина сөйләвенчә, стендтагы мәгълүмат даими рәвештә яңартыла, һәм дежур персонал үз карамагындагыларның хәлендәге үзенчәлекләрне һәм барлык үзгәрешләрне күрә. Яшәүчеләр үзләре дә процедуралар, көнлек чаралар планы турында мәгълүмат белән таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International